Мэриянең актлар залында Евгений Благодаров рәислегендә Лениногорск муниципаль районы Иҗтимагый Советы утырышы үтте. Аның эшендә шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм Иҗтимагый Советның яңартылган составы катнашты.
Көн тәртибенә Лениногорск районы һәм шәһәрендә кеше хокуклары һәм ирегенең саклануы, Советның эш планы һәм Иҗтимагый Советның яңартылган составын раслау кебек сораулар куелган иде. Икенче татар хатын-кызлары съездына делегатлар да сайланды.
Лениногорск районы һәм шәһәрендә кеше хокуклары һәм ирегенең саклануы турын6да Лениногорск районында Кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Наумова чыгыш ясады.
Евгений Благодаров Иҗтимагый Советның яңа составы һәм эш планы проекты белән таныштырды. Совет членнары өстәмәләр һәм тәкъдимнәр керттеләр.
Шуннан соң шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Икенче татар хатын-кызлары съездына делегатлар белән таныштырды.