Бадминтон уенының уңай яклары бик күп, аның белән шөгыльләнүчеләр саны да арта бара. Бүгенге көндә шәһәр һәм районның 20 гомуми белем бирү учреждениесе бадминтон уеннары өчен спорт инвентаре алды.
2019 елның 19 мартында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, “Лениногорск шәһәренең Бадминтон федерациясе” фонды директоры Олег Гәрәев, «Мәгариф идарәсе» методисты Гүзәл Миргалиева Подлесный, Иске Писмән, «Лениногорск шәһәренең 13 нче урта мәктәбендә» булдылар.
"Бадминтон организмның гомуми тонусын бик яхшы арттыра, әлеге спорт төре киеренкелекне һәм стрессны йошарта, чыдамлыкны һәм реакцияне арттыра. Моннан тыш, бадминтон уйнаганда үз фикереңне тагын да камилләштерергә мөмкин – чөнки монда секундлар эчендә бердәнбер дөрес карар табарга туры килә», - диде Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Васильевич Друк.
“Лениногорск шәһәренең Бадминтон федерациясе” фонды директоры Олег Гәрәев мәгариф учреждениеләре вәкилләренә бадминтон белән шөгыльләнү өчен комплектлар тапшырды: һәр мәктәпкә сеткалар, ракеткалар һәм волан төргәкләре тапшырылды.
"Федерация өчен бадминтонның мәктәпләрдә үсүе бик мөһим. Югары казанышлар һәрвакыт һәвәскәрләр дәрәҗәдән башлана», - дип билгеләп үтте Олег Рәсим улы бүләкләр тапшыру тантанасында.
Мәктәп директорлары кыйммәтле бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр, чыгышларында якын киләчәктә әлеге спорт төре балалар арасында гына түгел, өлкән яшьтәге халык арасында да популярлашыр дигән ышаныч белдерделәр.