Лениногорскида ТР Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов гражданнарны кабул итте

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

25 март көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Кабул итү вакытында төрле характердагы мөрәҗәгатьләр каралды. Мәсәлән, 10нчы мәктәп директоры Сиренә Хәйбрахманова технология кабинетын җиһазландыру мәсьәләсен хәл итүне сорады, Лениногорск районының Петропавловка авылының берничә урамын газлаштыру мәсьәләсе булды, бер кеше депутатка күпбалалы гаиләгә күрсәтелгән ярдәм өчен Рәхмәт хаты белән мөрәҗәгать итте.

Лениногорскилылардан кергән сорауларны Илдус Әсгать улы контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International