Лениногорскида мини-футбол буенча чемпионат үтте

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 20-24 мартында «Юность» спорт комплексында мини-футбол буенча Лениногорск шәһәренең чираттагы чемпионаты үткәрелде. Регламент нигезендә, турнир берьюлы 2 лигада узды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бөтен турнир югары дәрәҗәдә узды. Менә нәтиҗәләр дә чыгарылды. 2 лигадагы турнирда «Сатурн»командасы җиңү яулады. Ул шулай ук көзге чемпионатка Премьер-лигага юллама иясе дә. Премьер-лигадан күп еллык чемпион - «Ремонтчы»командасы китте. Лениногорск шәһәре чемпионы «Атлетико»командасы булды. 2 урында «Штурм»командасы. 3 урынны «Триумф»командасы яулады.

Подиумның барлык командалары да Кубоклар, дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International