Лениногорск районы Башлыгы республика киңәшмәсендә катнашты

2019 елның 23 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың барлык районнары белән киңәшмә уздырды.

Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында видеоконференцэлемтә режимында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, оешмалары, хезмәтләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан 296 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 2 млн. 70 мең сумлык 53 карар чыгарылган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 2019 елга гомуми мәйданы 438,3 мең кв.метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йорт файдалануга тапшырылачак.

  Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International