Лениногорскида Май чабу бәйрәме үтте

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

2019 елның 10 мартында «Юбилейный» паркында бәйрәм киң колач алды, лениногорскилылар Масленицаны бәйрәм итте.

Бәйрәм чарасын Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде, шәһәр халкын һәм кунакларын Масленицаның соңгы көне белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Уен мәйданчыклары эшләде, анда барлык теләүчеләр өчен халык уеннары, спорт ярышлары, театральләштерелгән һәм курчак тамашалары, мастер-класслар, хороводлар оештырылды.

Паркта бәйрәм Масленица карачкысын яндыру белән тәмамланды, бу исә яз килүен аңлата.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International