Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музее яңа интерактив экскурсия оештырды.
Ул Җиңү ядкарьләре дип атала. Экскурсиягә 8нче мәктәп укучылары килде. Музей хезмәткәрләре аларга солдат тормышы турында сөйләде, хәрбиләрнең экипировкасы белән таныштырды. Укучылар хәтта киемнәрне киеп карый алды, аяк чолгавын да бәйләде.
Теләүчеләр өчен Туган якны өйрәнү музее мондый экскурсия оештырырга әзер. Фотосессия дә ясый аласыз.