Лениногорскилы Антонина Коротковага истәлек билгесе тапшырдылар

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Бу якшәмбедә илебез халкы данлы Ленинградны сак¬лап калу өчен көрәшкән Ватан сакчыларын һәм камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрне искә алды. 27 гыйнвар көнне Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды.

Шул уңайдан бүген  Бөек Ватан сугышы ветераны  Антонина  Коротковага “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән истәлек билгесен тапшырдылар. Аны әлеге вакыйга уңаеннан котларга дип Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Владимир Друк һәм Антонина ханым эшләгән “Лениногорскнефть” идарәсеннән вәкилләр килгән иде.

Ул вакыйгаларның дәһшәте турында камалышта калган шәһәрдәшләребез Радия Гәрәева,  Валентина  Вельмезева,  алар да шундый истәлек билгесенә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International