Хәрби хезмәттән кайтканнар белән очрашу

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

25 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә Мәгариф идарәсенең актлар залында Мәшгульлек үзәге белгечләре армия хезмәтен үтәп кайткан, хәзерге вакытта эшсез йөрүче гражданнар белән очрашу уздырды.

Очрашуда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, хәрби комииссариатның контракт буенча хәрби хезмәткә урнаштыру, эчке эшләр бүлегенең эчке эшләр органнарына эшкә урнаштыру буенча вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгечләре эшсезлек чорында эшкә урнаштырудагы эшчәнлек, дәүләт хезмәтләре, вакантлы эш урыннары, һөнәри ориентация һәм һөнәри әзерлек үтү, шулай ук квалификацияне үстерү турында да сөйләделәр.

Очрашуда бик күп сораулар бирелде, белгечләр аларга төгәл җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International