Лениногорск муниципаль районында Бриллиант юбилей

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Инюшин Владимир Игнат улы белән Нина Николай кызының гаилә тормышларына 60 ел тулу уңае белән гаиләне хөрмәтләү тантанасы уздырылды.

Моннан 60 ел элек алар Татарстан АССР Лениногорск шәһәре ЗАГС бүлегендә никахларын рәсми рәвештә теркиләр. Шул гомер дәверендә алар ике бала үстереп, тупланган тормыш тәҗрибәләрен оныклары белән бүлешәләр. Бүлек белгече Трошихина Елена Евгений кызы бу гаиләне чын күңелдән котлап ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды. Шулай ук, инде менә бик матур гореф-гадәт буенча Инюшиннар гаиләсе шушы олы көннең истәлеге итеп Татарстан Республикасы Лениногорск районында гаилә тормышын билгеләп үтүчеләрнең Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар.

Бәйрәмегез бриллиант нурлары белән чагылып тора. Бер-берегезгә тугры булып караган күзләрегездә шул нур чаткылары балкып торсын. Бер-берегезгә булган хисләрегез янып гаиләгезне саклап торсын. Сау-сәламәт булып, күп буынга үрнәк булыгыз. Иминлек һәм тыныч тормыш сезгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International