Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры студентлар көне белән котлый

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле студентлар! Кадерле дуслар!

Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм.

Уку йортларында белем алу еллары – кеше тормышында иң матур вакыт. Нәкъ шул вакытта кешенең тормыш юлы билгеләнә, шәхси сыйфатлар формалаша.

Бүгенге көндә җәмгыять  эшләргә теләге булучыларга бик мохтаҗ. Без сезгә өметләнәбез, район, республика, ил үсешенә үз өлешегезне кертерсез, дип ышанып калабыз. Белемегез һәм максатчан булуыгыз сезгә югары квалификацияле белгечләр булырга ярдәм итәр, дип уйлыйм.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә – студентларга һәм педагогларга сәламәтлек, яңа уңышлар телим.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International