Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

18 гыйнвардан 20сенә кадәр шәһәребездә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча  «Татарстан яшьлеге” Бөтенроссия ярышлары узды. Ул 11-14 яшьлекләр арасында үтте.


Ярышларда Әлмәт, Лениногорск, Санкт-Петербургтан барлыгы 46 спортчы катнашты.

   Лениногорскилыларның ярыш нәтиҗәләре: 
2007 елгы малайлар арасында беренче урында  Рохлин Даниил (11нче гимназия), икенчедә Лямов Никита (12нче лицей).

2007 елгы кызлар арасында икенче урында Шарипова Эллина (13нче мәктәп)

2004-2006 елгы егетләр арасында икенче урында Галимов Булат (2нче мәктәп). Өченче урында Мухаметвалеев Рафаэль (8нче мәктәп).
 
2004-2006 елгы кызлар арасында беренче урынны Кравцова Надежда (8нче мәктәп) алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International