Татарстан Росреестры күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең иминлеге мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең иминлеге мәсьәләләре буенча "кайнар телефон" линиясе 22 гыйнварда бөтен республика буенча 8дән 12 сәгатькә кадәр булачак.

Аны үткәрү вакытында Татарстан халкы алыш-биремнәрне саклап калырга ярдәм итә торган хокукый механизмнарны белә алачаклар; күчемсез милек сатып алыр алдыннан нәрсәгә игътибар итә алалар, нинди документлар тикшерергә һәм башкалар.

Республика буенча Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлеге телефоны: (8-85595)5-44-59

Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru (Гражданнар мөрәҗәгате – Кайнар линияләр).

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International