2019 елның 17 гыйнварында-2018 елда Татарстан Росреестрының дәүләт инспекторлары тарафыннан 11 200 тикшерү чарасы үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 10 900 очрагы ачыкланды.Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир законнарын бозуларны бетерүгә зур игътибар бирә. 2018 елда әлеге күрсәткеч 2017 ел белән чагыштырганда 30% ка артты һәм 115% тәшкил итте. Әлеге күрсәткечләргә хокук бозучыларга, шул исәптән алдагы елларда да бирелгән күрсәтмәләрне үтәү нәтиҗәсендә ирешелде.
Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев аңлатып узганча, идарә тикшерү чаралары башында җир законнарын бозуларны бетерү мөмкинлеге бирә. Бу очракта хокук бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылмый, дип ассызыклый Татарстан Росреестры вәкиле.
2018 елда җир законнарын бозучыларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 18 миллион сумлык штраф санкцияләре салынган.