Лениногорск эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Лениногорскига эшлекле визит белән Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде.

Ул Лениногорск эчке эшләр бүлегенең 2018 елга нәтиҗә ясау киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район суды, прокуратура вәкилләре катнашты.

Министр әйтүенчә, Лениногорск эчке эшләр бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкән. 2018 елда кылынган җинаятьләр саны кимегән. Районда оператив хәл тотрыклы дип бәяләде.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче дә билгеләделәр. Ул -  полиция полковнигы Айбулат Юнысов. Элек Менделеевск районы эчке эшләр бүлеген җитәкләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International