Бүген мэриядә узган “эшлекле дүшәмбе” күңелле мизгелдән башланды. Мичурин авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Ивановага Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Рәмзия Әхтәм кызы җирле үзидарә органнарында күпъеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан муниципаль берәмлек Советының Рәхмәт хатына ия булды. Киҗәшмәдә катнашучылар шәһәр һәм район тормышындагы мөһим сорауларны карадылар. Район башлыгы киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын район һәм шәһәрдә узучы җыеннарга, газүткәргечләрнең торышына, алиментлар мәсьәләсенә, юлларны кардан чистарту сорауларына юнәлтте.