Район башлыгы Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавын җиткерде

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Күп еллардан бирле прокуратура дәүләтнең ышанычлы таянычы булып тора. Җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы аяусыз көрәш, гражданнарның хокукларын яклау, икътисади яссылыкның бердәмлеген тәэмин итү – сезнең көндәлек хезмәтегезнең бер өлеше генә әле.

Сезнең нәтиҗәле хезмәт җәмгыятебез куркынычсызлыгын һәм дәүләттә тотрыклылыкны тәэмин итә. Бүген милләтара һәм конфессияара килешүчәнлекне саклау буенча да зур эш алып барыла. Прокуратура хезмәткәрләре һәрвакыт югары профессиональлек, бурычларына тугрылык һәм шәхси үрнәк күрсәтүләре белән аерылып торалар.

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлап, сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International