Район башлыгы Яңа ел һәм Раштуа белән котлый

2018 елның 31 декабре, дүшәмбе

Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Яңа ел – узып баручы елга йомгак ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләү ул. 2018 ел җиңел булды димәс идем, безнең
алдыбызга бурычлар куеп, безне сынады. Ләкин бергәләшеп, авыр сорауларны хәл итү юлын эзләдек, бергәләшеп шәһәр һәм район үсеше, аны ныгыту өчен эшләдек.
Төрле өлкәләрдә үзгәрешләр булды: социаль әһәмияткә ия булган объектларга капиталь ремонт үткәрелде, шәһәрне төзекләндерү буенча эшләр дәвам ителде, юллар ремонтланды. Әлеге эшләрдә сезнең өлешегез зурдан, хөрмәтле якташлар. 2018 елда без Ромашкин нефть ятмалары
ачылуның – 70, Шөгердә нефть табылуның 75 еллыгын билгеләп үттек. Бу безнең төбәкнең тарихи
әһәмияткә ия булган вакыйгалары.
Тиздән Яңа елга аяк басачакбыз. Календарьда даталар үзгәрсә дә, рухи кыйммәтләр үзгәрмичә саклансын иде, якыннарыбызга карата булган хөрмәт һәм ярату хисләре, кешеләргә карата шәфкатьлелек, изге күңеллелек беркайчан да югалмыйча безнең янәшәдә булсыннар.
Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезгә яңа елда исәнлек-саулык, гаилә бәхете, шатлыклы көннәр телим, хыялларыгыз чынга ашсын, һәр өйдә иминлек булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International