Лениногорскида төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармагы мәсьәләләре буенча сөйләштеләр

2018 елның 29 декабре, шимбә

Анда барлык районнар да, шул исәптән Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның , республика министрлыгы һәм ведомстволары территориаль бүлекчәсе җитәкчеләре катнашты. 

Татарстанда 2018 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн 409,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, бу планның 100,3%ын тәшкил итә, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.

Төзелеш өлкәсендә 38 программаның 32се тулысынча гамәлгә ашырылган.

Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга килгәндә, 28 декабрьгә 974 йортның 964 дә эшләр төгәлләнгән.

Гомуми белем бирү һәм балалар белем бирү оешмаларында 28 декабрьгә планда каралган 94 объектның өчесендә эшләр дәвам итә.

Амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә планда каралган 112 объектның 9 да капиталь ремонт бара, бу объектларда капремонт 2019 елда төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International