Лениногорскида яшәүче Гомәр Хөснетдиновка 100 яшь тулды

2018 елның 28 декабре, җомга

Гасырлык бәйрәмен Бөек Ватан сугышы ветераны шәһәребезнең нефть музеенда каршы алды.

Бу очраклы түгел, чөнки Гомәр Мифтах улы Хөснетдинов  1954 елдан    “Лениногорскнефть” (ул вакытта әле “Бөгелмәнефть”) идарәсенең беренче промыселында   оператор  булып эшләгән.

Түгәрәк юбилее һәм якынлашып килүче Яңа ел белән йөзъяшәр шәһәрдәшебезне  котларга муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил  Нурмөхәммәтов  һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Рәгать Галиәгъзамович  юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның,  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, чәчәк һәм  истәлекле бүләк  тапшырды.

- Озак яшәүнең сере – хәрәкәттә, намуслы хезмәттә, - дип саный  Гомәр бабай. – Аллага шөкер, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдым, сынатмадым. Балаларыма, онык-оныкчыкларыма минем өчен кызарырлык түгел, -ди.

Гомәр бабайның өч улы һәм бер кызы, 6 оныгы һәм унике оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International