Яшь лениногорскилылар район башлыгы Чыршысында булды

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел - могҗизалар китерә торган бәйрәм. Лениногорск районы башлыгы чыршысы Мәдәният сараенда бик матур узды.

Анда 700дән артык бала катнашты. Алар яхшы билгеләренә укучылар, спортта югары уңыш яулаганнар, иҗтимагый оешмаларның активистлары һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр.

Тамаша башланыр алдыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларны котлады, укуда уңышлар теләде, исемле 50 стипендия тапшырды. Аннан Әлмәт драма театры артистлары театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International