Мэриянең утырышлар залында район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Комииссия членнары Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Виталий Слободинның докладын тыңладылар. Ул юл һәлакәтләре буенча 11 айга нәтиҗә ясады.
Лениногорск районында балаларны йөртү вакытында юл һәлакәтләрен кисәтү буенча Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, Мәдәният идарәсе начальниклары чыгыш ясады.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең 2019 елга планы белән Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче, комиссиянең секретаре Марат Якупов таныштырды.
Утырышта яңгыраган сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде, эшләнү вакытлары билгеләнде.