“WorldSkills” дөнья чемпионаты Казанда 250 мең кеше җыячак. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында 60 илдән 1400 кеше катнашачак. Ул 22-27 август көннәрендә Казанда узачак.
WorldSkills” Саймон Бартлиның 2012 елның апрелендә Россиягә килүе белән башланды. Әлеге чемпионат ике елга бер тапкыр дөньяның төрле өлешләрендә уза.
Ярышларда 60 тан артык илдән 25 яшькә кадәр булган 1 600 дән күбрәк кеше катнашачак. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачаклар, оештыру эшләрендә 3 500 волонтер ярдәм итәчәк. Чара мәйданнарын 250 000 артык тамашачы карар дип фаразлана.
Чемпионатның барлык компетенцияләре 6 блокка бүленгән: сәнәгать производствосы; мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр; төзелеш өлкәсе; җәмәгать транспортына хезмәт күрсәтү ; иҗат һәм дизайн; хезмәт күрсәтүләр өлкәсе. WorldSkills стандартлары нигезендәге халыкара ярышлар һәм аларга әзерлек яшьләргә бер-берсе белән көндәшлек юлына басарга, иң яхшы практикаларны үзләштерергә, шулай ук сайлаган өлкәләрендә ничек иң яхшы белгеч булырга икәнлеген белергә ярдәм итә. Дөнья чемионатына әзерлек, анда катнашу ул 4-5 ел буе профессиональ әзерлек узуга тиң.
Чемпионатны оештыручылар ролендә WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешмасы, WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” һөнәри берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясыйлар.