Кышкы каникул вакытында шәһәрдә мәктәп яны лагере эшли. 6нчы мәктәп базасында 2,4,5,6,7,8,10 нчы мәктәпләрдән, 11нче гимназия, 12нче лицейдан барлыгы 130 бала ял итәчәк.
Мәктәп яны лагере 26 декабрьдән үз эшен башлады, 5 гыйнварда төгәлләнәчәк. Балалар лагерьда иртәнге сәгать 8дән 14.30 га кадәр булачак. Аларны күңелле ял иттерү чаралары каралган.