Шәһәр мэры Дәүләт Советнигының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның “Корстон” комплексында “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Барлыгы 22 идарәчегә күкрәк билгесе һәм диплом тапшырылды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин бәйге комиссиясе рәисе буларак, конкурс йомгаклары турында сөйләде. Анда катнашу өчен 103 җитәкче тәкъдим ителде, 85 кеше катнашты һәм 22 лауреат исемнәре игълан ителде. Татарстаннның  Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының IX томын һәм фондның рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлеге бүләккә Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры  Рәгать Хөсәенов та лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International