Россия Пенсионерлар союзының Лениногорск бүлекчәсе шәһәр һәм район пенсионерларын бию дәресләренә чакыра.
Түгәрәккә йөрергә теләүчеләр ветераннар советына мөрәҗәгать итә ала (Куйбышев урамы, 21нче йорт). Шулай ук бүлекчә скандинавча йөрү дәресләренә дә чакыра. Тәҗрибәле тренер өйрәтәчәк. Беренче төркемнең җыелу вакыты: 14 декабрь, 12.00 сәгатьтә, ветераннар советында.
Белешмәләр өчен телефон: 5-05-01 (шалтыратулар 9.00дан 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә).