"Ак калфак"лы лениногорскилы Удмуртиядә күчмә утырышта катнашты

2018 елның 14 декабре, җомга

6-7 декабрь көннәрендә Удмуртия җирлегендә дөньякүләм "Тамырларыбыз белән көчле без" дип исемләнгән чара – «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы булды.

Анда Татарстанның 31 районыннан, Россиянең 7 төбәгеннән, ак калфаклы гүзәл ханым-туташлар җыелды. Алар арасында лениногорскилы, хезмәттешебез Зилә Мөдәрисова бар иде.

Очрашуның максаты – “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Удмуртиядә эшләп килүче бүлекчәләренең эш тәҗрибәсен, бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау, авыл туризмы кысаларында чараларда катнашу.

- Юл авыр һәм озын булса да, тәэсирләргә бай булды көннәребез. Күңелдә бары тик матур һәм онытылмаслык мизгелләр калдырган искиткеч сәяхәт булды ул, - ди Зилә Мөдәрисова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International