Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә ел саен декабрьдә Инвалидлар декадасы уза, монда физик мөмкинлеге чикләнгәннәр белән төрле чаралар уздырыла.
3 декабрь көнне китапханә хезмәткәрләре 14нче коррекция мәктәбе укучыларына уен уздырды. Бу уенда балалар кошлар турында күбрәк мәгълүмат туплады. Кошларны фотолардан карап танып белүдә дә сынаштылар. Татар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның “Шуктуган” әкиятен тыңладылар.
4 декабрь көнне 12нче балалар бакчасының зурлар төркемендәгеләр өчен комплекслы дәрес узды, ул ел фасыллары турында иде. Балалар табышмаклар чиште, әкиятләр тыңладылар. Соңыннан “Серая шейка” мультфильмы карадылар.
5 декабрьдә “Исток-Башлангыч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә китапханәчеләр совет һәм россия киноларына багышланган әңгәмә үткәрде. Үзәктә ял итүчеләр фильмнарны искә төшерде.