Әниләр көненә багышлап, Менделеевскида региональ видео-конкурс узды. Оештыру комитеты тарафыннан 140 заявка кабул ителгән. Анда Менделеевск, Мамадыш, Алабуга, Түбән кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Тукай районнарыннан белем бирү учреждениеләреннән килделәр.
Бу бәйгедә ел саен Алабуга һәм Тукай районнарыннан актив катнашалар икән. Җиңүчеләрне бүләкләү биш номинациядә үтте.
Лениногорскидан, Мәдәният сараеннан ике вәкил катнашты: Ясминә Шамсутдинова, Камилла Фатыйхова. Аларның җитәкчеләре Рәмзия Галимова. Кечкенә кызлар “Иң яхшы музыкаль котлау” номинациясендә 1, 2нче дәрәҗә лауреат булдылар.