Лениногорск муниципаль районында терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2018 елның 24 ноябре, шимбә

23 ноябрь көнне мэриядә район башкарма комитет җитәкчесе, террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Наил Залаков җитәкчелегендә терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, урынбасарлары, хокук саклау органнары, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре, уку йортлары, мәктәп, балалар бакчалары директорлары катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Лениногорскидагы бүлегенә яңа начальникны тәкъдим итте, ул Алмаз Зямилов.

Утырышта уку йортларында яшүсмерләр белән терроризм буенча профилактик эшләр алып барылу, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында террористик актларны булдырмау чаралары, куркынычсызлык чараларын саклау турында сөйләштеләр.

Утырыш ахырында докладлар тыңлагач, Наил Залаков хезмәтләргә террорга каршы комиссия эшен көчәйтергә кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International