Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Шәһәребезнең политехник колледжында мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр һәм эшләргә теләк белдерүчеләр өчен ярминкә узды. Ул якынлашып килүче өлкәннәр көненә багышланган иде. Анда   17 эш бирүче оешма-предприятие катнашты.

Меңләгән  вакансия арасында ир-атлар өчен машина йөртүче, токарь, слесарь, бораулаучы, эретеп ябыштыручы  иң популярлардан санала. Шәһәребез предприятиеләре, моннан тыш, сатучы, җыештыручы, аш пешерүче, ашханә хезмәтчәне  кебек хатын-кыз һөнәрләренә дә кытлык кичерә икән.

Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 170 кеше исәптә тора. Ел башыннан төрле шәһәрләр оешмалары катнашында алтынчы тапкыр  вакансияләр ярминкәсе оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International