“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” республика видеороликлар конкурсы старт алды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 10 сентябрендә Татарстанда  “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” республика видеороликлар конкурсы старт алды.

Чараны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы,  Республика басма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы һәм башкалар оештыра.

“Ребенок в  мире прав” – “Бала хокук  даирәсендә”  республика мәгълүмати-социаль  видеороликлар конкурсы БМОның  бала хокуклары турындагы Конвенциясен  популярлаштыруга, балаларны һәм  яшьләрне мәгълүмати-хокукый агартуга, аларның социаль-хокукый активлыкларын  стимуллаштыруга, шулай ук үсеп  килүче буынның хокукый грамоталылыгын  һәм хокукый культурасын үстерү өлкәсендә җәмгыяви файдалы иҗади эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International