Лениногорск хатын-кызлар командасы Чаллы командасын җиңде

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Узган ял көнендә хатын-кызлар командалары арасында футбол буенча Татарстан чемпионаты туры узды. Безнең футбол кырында Лениногорскиның “Юность” командасы белән Яр Чаллының “Строитель” командасы очрашты.Уен кызыклы, матур гына узды. Ике як та бер-берсенә бирешергә теләмәде. Уенда бердәнбер гол керттеләр. Безнең команда уенчысы Надежда Евдокимова каршы як капкага тупны кертте. Исәп: 1:0. Лениногорск командасын котлыйбыз

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International