Лениногорскида оешма һәм преприятиеләр арасында футбол матчы үтте

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

16 сентябрьдә шәһәр предприятие һәм оешмалары арасында футбол матчының финал уеннары үтте. Беренче ярымфиналда былтыргы финалситлар “Лениногорскнефть” идарәсе һәм  ЛенРемсервис очрашты. ЛенРемсервис 6:1 исәбе белән җиңде.

Икенче ярымфиналда Исполком – Горгаз командалары уйнады. Исполком командасы 4:1 исәбе белән җиңде. Нәтиҗәдә, финалда  ЛенРемсервис – Исполком командалары очрашты һәм шәһәр Чемпионы исеменә  ЛенРемсервис лаек булды. Өченче урын өчен булган матчта “Лениногорскнефть” идарәсе Горгаз командасын җиңде. Барлык призерларны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International