Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Алкоголизм “ темасына багышланган әңгәмә үтте

2018 елның 14 сентябре, җомга

Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында  Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлегендә шәфкать туташы Лаврентьева А.Ш.  тарафыннан  “Алкоголизм “ темасына багышланган әңгәмә үткәрелде

Алкоголизм - көчле хроник авыру. Ул озак вакыт даими рәвештә  алкоголь эчемлекләр эчү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Организм яңа паталогик  рәвешкә күчүе күзәтелә: һәрвакыт алкоголь эчемлек эчәсе килү, организмның алкогольгә каршы тору (түзә алу) дәрәҗәсе үзгәрә, шәхеснең деградация хәленә калуы.

Эчә торган кешенең йөрәк авырулары 2 тапкыр,  аш кайнату органнары авырулары 18 тапкыр, сулыш алу органнары   авырулары 4 тапкыр  күбрәк күзәтелә.    

Алкоголизмны дәвалап була, ләкин бу процесс бик авыр һәм озак вакыт тәлап итә. Дәваланган кешеләр киләчәктә нормаль рәвештә тормыш алып бара алалар. Әлеге авыру профессиональ ярдәм тәләп итә.

Әңгәмә азагында социаль хезмәт алучылар алкоголизм темасына багышланган видеоролик карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International