Ул көнне Зәй-Каратай авылы үзешчән артистлары шәһәрлеләрне, русча әйткәндә, “зажигать” итте. “Шәһәрнең мәдәни мохите” проектында әлеге авыл үзенең концертын тәкъдим итте.
Белгәнегезчә, быел җәй аенда Лениногорскида “Шәһәрнең мәдәни мохите” дигән проект башланды. Һәр шимбәдә, шәһәрнең төрле почмагында, мәдәни һәм спорт чаралары уза. Тамаша көндездән үк башланып, төнгә кадәр дәвам итә. Концерт өлешендә безнең шәһәр коллективлары, шулай ук кунак буларак чакырылган башка шәһәрнекеләр дә чыгыш ясый. Моннан тыш, бу проектта авылларга урын бирелә. Подлесный, Кирлегәч мәдәният йортларыннан коллективлар, артистлар килеп, үз чыгышларын тәкъдим итте инде. Узган шимбәдә зәй-каратайлылар чыгышы иде.
Мәдәни мохит Ленин проспекты аллеясында, Михаил Фомин истәлегенә куелган барельеф янында узды. Монда проектка багышланган зур баннер да эленеп тора. Шунда концерт куялар, фотозона өчен дә кулай. Дөрес, бу урында утыргычлар азрак. Аллеяда булган эскәмияләр янына тагын бераз эскәмияләр куйганнар куюын, тик болар гына җитми, күбесе басып карап торды.
Концертны алып баручы Миләүшә Идиятова килгән халык арасында зәй-каратайлылар бармы соң, дип сорагач, бар, дип дәррәү җавап бирделәр. “Геофизикадан хәтле җәяү килдек”, дип әйтүчеләр дә булды. Миләүшә ханым кыскача авыл турында мәгълүмат бирде, матур су буйлары белән кызыктырып алды. Халыктан авылдан чыккан күренекле шәхесләрне әйттерде. Әнвәр Шәрипов, Рөстәм Нәбиуллин, Туйкиннар, Сирин Мортазин, Халисә Ширмән фамилияләрен атадылар.
Электән үк Зәй-Каратай - мәдәният-сәнгать ягыннан дан тоткан авыл. Хәзер дә уңышлы гына алып баралар. Мәдәният клубында оешкан “Айназ” җыр-бию коллективы кызлары биюләр башкарды, җырлыйлар да. Аларның җитәкчесе Айназ Идиятов шулай ук дәртле җырларын бүләк итте, шунда ук халык биергә дә чыкты. Гөлназ Хәйброваның матур җырлавы ике кызына да күчкән, Альмира белән Альбинаның чыгышын ошаттылар. Алып баручы Миләүшә ханым Азат Шәрәфетдиновны бизнесмен дип атады, ул урамнан да җырлап үтә, урманнарга да җырлап керә, ди. Әйе, тавышы көчле егетнең. Кечкенә Ләйсән Исхакова да өметле күренә.
“Зәй-Каратайга киленнәре дә шундый туры килә, ахрысы. Җыр-биюгә осталар”, дип үзен дә күз алдында тотып, сүзен дәвам итте Миләүшә ханым. Килен – Галина Әхмәтҗанова җыр башкарды.
Ильвина Рәхмәтуллинаны шәһәрдәге концертларда да күреп беләбез, Мәдәният сарае аны үзенеке дип таныта, Зәй-Каратай безнеке, ди. Ильвина матур җырлары белән гашыйк итте. Миләүшә ханымның җырлавы турында аерым да язарга була. Йөз төрле эше булуына карамастан, өр-яңа җыр да өлгерткән.
Менә шулай саф татар телендә барган “Җәйге моңнар” дип исемләнгән ял концерты барысына да ошады. Әнә Лениногорскида яшәүче Наилә Вахитова әйтмешли, молодцылар, республика артистлары кебек чыгыш ясадылар.
Зәй-Каратайда яшәүчеләр әлеге концертны 25 августта республика көненә багышланган кичәдә авыл клубында караячак. Күрерсез, әле сездә тагын да шәбрәк булачак.