Бәйрәм 21 августта “Мәхәббәт” паркында 12 сәгать 30 минутта башлана. 12 сәгать 40 минутта район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллинның бәйрәм котлавы.
13.00 сәгатьтә балалар чыгышы
13.45 – ярыш-конкурслар үткәрү, бүләкләр бирү.
Бәйрәмнең ябылу тантанасы 16 сәгать 20 минутта булачак.
Учакта пешкән кайнар пылау, шашлык, төрле милләт ризыкларын авыз итү мөмкинлеге каралган.
Балалар өчен батут, аттракционнар эшләячәк. Гаилә белән бергәләп ял итү бәйрәменә рәхим итегез.