Янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Узган атнада янгында 65 яшьлек хатын-кыз зыян күрде, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге.

Коткару хезмәтенең 112 бердәм номерына Горький урамындагы күпфатирлы йортның 5 нче катында ике бүлмәле фатирда янгын чыгуы турындагы хәбәр  килә. 66 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре фатир эченнән 65 яшьлек хатын-кызны чыгара. Фатир хуҗасын хастаханәгә озаталар. Табиблар хатын-кызның яну продуктлары исе белән агулануын әйткән.

Янгын сүндерүчеләр 15 минутта янгынны сүндергән дә. Янгын аркасында 10 кв метрда тарттырылган түшәм янган. Сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International