2018 елның 13 августы, дүшәмбе көнне Лениногорск шәһәренең комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Анастасия Владимир кызы һәм Тамара Анатолий кызы “Җәйнең төсләре” дип аталган иҗади дәрес оештырдылар.
Әлеге дәреснең төп максаты, балаларның рәвешчә фикер йортүләрен үстерүгә юнәлдерү булып торды.
Специалистлар балаларга каләм белән тугел ә кул бармаклары ярдәмендә рәсем ясау ысулын тәгъдим иттеләр. Әлеге рәсем ясау ысулы, традицияләрдән тыш булып тора, ләкин нәтиҗәле арт-теропия булып санала һәм балаларга бик ошый.
Егетләр һәм кызлар “Җәйнең төсләре”н ясадылар, мавыгып фикерләштеләр һәм бер-берсенә үзләренең хоббиләре турында сөйләделәр.
Әлеге чара, балаларда уңай фикерләр тудырды, шул исәптән специалистлар “Көзнең төсләре” темасы буенча шундый ук дәрес оештырырга булдылар, чөнки ул инде тиздән якынлашып килә.