Лениногорскида физкультурачы көне үтте

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Физкультурачылар көнен билгеләп үтәргә ул көнне  түбән сулыкка 200ләп кеше килгән иде. Теләге булган һәркем спортның берәр төре буенча көчен сынап карый алды.

Пляж волейболы, стритбол, армрестлинг, гирь күтәрү, аэробика, шулай ук ГТО нормативлары да тапшыра алдылар.  Иртәдән үк көчле музыка уйнап торды, спорт буенча көчләрен сынаучылар янына үтеп баручылар да кызыксынып тукталды. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларга бүләкләр тапшырылды, ярышларда катнашкан һәркемнең кәефе күтәренке иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International