Беренчеләрдән булып, ишегалды бәйрәмен 11 нче җирле үзидарә (ТОСС) оештырды. Бәйрәмдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шщёщр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, башкарма комитет җитәкчеләре Наил Залаков, Ринат Ялаков һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Дәртле биюләр, моңлы җырлар ТОС активларын, юбилярларны бүләкләү белән үрелеп барды.
Халык үзләрен борчыган сорауларын бирә алды. Алар протоколга кертелдә һәм тиешле инстанцияләргә җиткереләчәк.
Балалар өчен уеннар оештырылган иде. Түләүсез батут эшләде һәм татлы мамык белән сыйладылар.Бәйрәм шәһәрдәшләребезнең күңеленә хуш килде. Алар концерт карап кына калмады, ахырдан үзләре дә бик теләп биеде.