Лениногорскиның үзәк хастаханәсендә ташламадан файдаланучы гражданнарны дарулар белән тәэмин итү буенча киңәшмә үтте

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Анда башкарма комитет җитәкчесе  Друк В.В, пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Исламова А.А.,147нче дәүләт аптекасы җитәкчесе урынбасары Кашапова Г.С катнашты. 2017 елдагы белән чагыштырганда, 2018 елның 1 августына дару алудан баш тартучылар саны азайган. Уңай динамика күзәтелә.

Баш табиб урынбасары Р.А. Зарипова билгеләп үткәнчә, тормыш өчен кирәкле мөһим дару препаратлары исемлеге ел саен яңартыла. Ел саен дәүләт медиөина препаратларына сату бәяләрен дә билгели.

Дару алуны яңарту өчен, 1 октябрьгә кадәр пенсия фонды бүлегенә гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International