30 августта Лениногорскида зур бәйрәм чаралары көтелә Республика, Шәһәр көне һәм нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмен үткәрү буенча мэриядә киңәшмә узды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Бәйрәм чарасы 30 августта узачак. Ул көнне шәһәрнең биш мәйданчыгында көндез 12.00 сәгатьтә  берьюлы  тамашалар башлана.

Бәйрәмнең төп өлеше Үзәк мәйданда 15.00 сәгатьтә башлана. Анда үзешчән сәнгать  артистлары концерты, тәбрикләүләр, бүләкләүләр булачак.

Үзәк мәйданда 19.00 сәгатьтә Россия эстрадасы төркеме “Рок-острова” чыгыш ясаячак.

Ул көнне флайбордистлар чыгышы да көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International