6 августта 11нче гимназиядә Лениногорск районының коммерөияле булмаган оешмалары өчен өйрәтү семинары үтте.
Анда социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар, профсоюз оешмалары, хәйрия фонды җитәкчеләре, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре вәкилләре катнашты. Ресурс үзәк координаторы Ольга Ананьева семинарда катнашучылар белән актив эшчәнлек алып барды, нигездә социаль проектлар эшкәртү, проектның бюджетын исәпләү турында сөйләштеләр.