Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы вәкиле Арчада булып кайтты

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Шәһәрдәшебез Лилия Харисова  “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының “Арча төбәгеннән язучылар әсәрләрендә чагылдырган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә куланылышы” исемле күчмә утырышта катнашып кайтты.

- Безне бик ачык, яхшы каршы алдылар. Истәлекле урыннар: Г. Тукайның туган авылында булдык,  Кырлайда, әдәбият-сәнгать музейларына бардык. “”Мулла чишмәсен” төзекләндерүдән соң ачылу тантанасында катнаштык. Бик истәлекле, кызыклы итеп оештырган, - ди Лилия Харисова.

Аларның көннәре, чынлап та, бик матур һәм файдалы үткән. Сабантуйда уеннарында да катнашкан, мунчала ясарга, ипи салырга өйрәнгәннәр. Бишек җырлары да башкарганнан, чигү дә чикәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International