Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре башлана

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Тиздән шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре башланып китәчәк, беренчесе 7 августта Кошевой урамындагы 23нче йорт ишегалдында узачак.

Анда, гадәттәгечә, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре (ТОС) активларны бүләкли, күңел ачу чаралары, балалар өчен уеннар оештырыла.

Килегез, катнашыгыз, ишегалды бәйрәмнәре 17 сәгать 30 минутта башлана.

Шуннан соңгылары: 8 августта Бораулаучылар паркында, 9 августта Тукай урамы, 16 А ишегалдында узып, 23 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International