Республика Гидрометцентр мәгълүматы буенча, бүген төнлә һәм 4 августта көндез республика территориясендә урыны белән җил көчәю көтелә, ул секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, көндез аерым районнарда көчле яңгыр, боз явуы мөмкин. Һава температурасы төнлә +16..+19º, көндез +26..+31 градус.