Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов Шәһәр һәм республика көнен үткәрү буенча киңәшмә үткәрде

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Шәһәр һәм республика көненә бер айдан азрак вакыт калды. Зур бәйрәм 30 августта узачак.  Ул көнне Лениногорскида иртәдән кичкә кадәр күп мәдәни, спорт чаралары үткәрү, яңа объектлар ачылу планлаштырыла. Бу турыда район башлыгы кабинетында бәйрәмне оештыру эшләре буенча оештырылган киңәшмәдә сөйләштеләр. Анда райн һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре,  урынбасарлары, башкарма комитетны бүлек җитәкчеләре һәм начальниклары катнашты. Аларның һәрберсе алдына бурычлар куелды.

Киңәшмәдә бәйрәм чарасын үткәрү өчен мәйданчык сайлау һәм артистлар чакыру мәсьәләләре дә каралды.  Ул көнне үзебезнең үзешчәннәр һәм чакырылган артистлар катнашында бәйрәм концерты, салют булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International