21 августта - Корбан бәйрәмендә ял итәчәкбез Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте алдагы ял көннәре турында хәбәр итте

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

"Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август – республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде.

Корбан гаетен бәйрәм итү Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә. 2018 елда Корбан бәйрәме 21 августа башлана.

Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында 21 һәм 30 август ял көннәре итеп санала. 20 һәм 29 август көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International