Лениногорск ЗАГС бүлегендә Владимир һәм Людмила Кирилловар гаиләсенең Алтын туйлары уңаеннан тантана узды.
Моннан нәкъ 50 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәрендә рәсмиләштерәләр.
Бүлек белгечләре котлауларга кушылып юбилярларга исәнлек-саулык, озын, тигез тормыш теләде һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды.